news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда әтисе һәм үсмер кызы янып үлгән, нәни кызы чыгып котылган

7 яшьлек бала пешкән, аны хастаханәгә озатканнар.

news_top
Татарстанда әтисе һәм үсмер кызы янып үлгән, нәни кызы чыгып котылган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Узган төндә Чаллыдагы «Энергетик» бакчачылык ширкәтендә металл бытовка яна башлый. Фаҗигадә 37 яшьлек ир-ат, аның 12 яшьлек кызы янып үлә. 7 яшьлек кыз бала чыгып котыла алган. Бала пешкән, аны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан галиев сүзләренчә, янгын электр челтәрен саклау аппаратларын сайлаганда һәм файдаланганда техник кагыйдәләрне бозу аркасында килеп чыккан.

Тикшерү эшләре бара.

«Комсомльская правда» белешмәсе буенча, бытовка бакча йорты буларак кулланылган. Янгын сүндерүчеләр утны 20 минутта сүндергән. Хәрабәләрне аралаганңа ир-ат һәм үсмер кыз мәете табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар