Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда әтисе белән әнисе янып үлгән игезәк балаларны әбиләренә бирмиләр

Әбинең торыр урыны юк, мәрхүм әти кеше төзи башлаган йортны ясап бетерер өчен волонтерлар ярдәм итә.

news_top_970_100
Татарстанда әтисе белән әнисе янып үлгән игезәк балаларны әбиләренә бирмиләр
https://trt-tv.ru/

Казан янындагы бистәдә яшәүче әби кеше оныкларын приюттан ала алмый. Ике баланың атасы белән анасы янгында һәлак була. Хәзер малайларны балалар йортына урнаштырулары ихтимал. Опека органнары балаларны үз әбиләренә бирми. Чөнки әби кеше вагонда яши. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Яшел Үзән районындагы авылда булган янгында Гөлсинә Калантаеваның улы һәм килене һәлак була. Игезәк малайлар исән кала, алар хәзер приютта яши.

Гөлсинә Калантаева иске вагонда яшәп тора, ул участогындагы йортны төзеп бетерергә тиеш. Шул чакта гына балаларны аңа бирәчәкләр.

Алты кешелек зур гаилә — ир белән хатын, аларның ике баласы, әби һәм тагын бер туганнары кечкенә вагонда яшәп торган. Балалар әтиләре ясаган ике яруслы караватта йоклый.

Әти кеше гаиләсе өчен ике катлы йорт сала башлый. Эшләр бара, тик фаҗига килеп чыга. Участокта урнашкан мунчада янгында ир белән хатын янып үлә.

Хәзер балаларны әбиләре белән яшәтер өчен волонтерлар тырыша. «Душа России» волонтерлар оешмасы җитәкчесе Юлия Хәкимова сүзләренчә, бу очрак бик катлаулы санала. «Кешеләр һәлак булды, балалар үзләре генә калды, йорт та төзелеп бетмәгән», — ди ул.

Төзелеш өчен кешеләр дә, материаллар да кирәк. Волонтерлар моның белән бергә опека эшләрен дә җайларга тырыша.

«Хәзер вакытлыча фатир белән мәсьәләне хәл итеп, әби кешегә балаларны опекага алырга ярдәм итәргә телибез», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100