news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тикшерү бүлеге бинасыннан 14,6 миллион сум салынган сейфны урлаганнар

Әлеге акчалар җинаять эше буенча дәлил булган.

news_top
Татарстанда тикшерү бүлеге бинасыннан 14,6 миллион сум салынган сейфны урлаганнар
https://pixabay.com

Татарстанда Тикшерү идарәсе бүлеге бинасыннан акча урлау факты буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе сайтында язылган.

Тикшерү белешмәсе буенча, Казанда билгесез кешеләр Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең бер бүлеге бинасына керә. Алар 14,6 миллион сумнан артык акча салынган сейфны урлый. Бу акча җинаять эше буенча дәлил була.

«Аеруча зур күләмдә урлау» буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү барышын ведомствоның үзәк аппараты контрольгә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар