news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда әти кеше улына бер метрлы кылыч белән кизәнгән, өстенә үтүк ыргыткан

Ир белән хатын төнлә талаша башлагач, 15 яшьлек малай исерек атаны туктатмакчы булган.

news_top
Татарстанда әти кеше улына бер метрлы кылыч белән кизәнгән, өстенә үтүк ыргыткан
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче 41 яшьлек эшмәкәр ир-атка карата «Үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ул үзенең 15 яшьлек улын үтерә язган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Төн урталарында фатирда ир белән хатын талаша. Шул чакта әнисен яклап, үсмер малай да җәнҗалга кушыла. Ул исерек әтисе белән әнисе арасына баса.

Ярсынган ир-ат улын җәзага тартырга тели. Ул өйдәге җыелмадан бер метр озынлыктагы кылычын тартып чыгара һәм баланың баш өстендә уйната башлый. Аннары әти кеше улына үтүк ыргыта, бәхеткә, үтүк балага тими.

Хатын иреннән зарланып полициягә мөрәҗәгать итә. Ул иренең баласына үтерү белән янавын әйтә.

Тикшерү эшләре тәмамланган, эш судка тапшырылган. Ир-атны ике елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар