news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда терлекләрдә бруцеллез авыруы ачыклангач, ферма хуҗасына штраф салганнар

news_top
Татарстанда терлекләрдә бруцеллез авыруы ачыклангач, ферма хуҗасына штраф салганнар
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның Балтач районында прокуратура кәҗәләр һәм сарыклар асрый торган ферманы тикшергән һәм терлекләрнең бруцеллез белән авыруы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, фермада малларны документсыз асраганнар. Карантин кертелгәннән соң, хуҗа кеше авыру кәҗә һәм сарыкларның биркаларын салдырган, ә 39 мал юкка чыккан.

Тикшерү нәтиҗәсендә, фермада карантин керткәннәр. Хуҗага ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен штраф салганнар. Прокуратура бу хокук бозуларны төзәтүне таләп итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар