news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тере песине яна торган мичкә ыргытканнар

Песинең ике тәпие дә янып беткән.

news_top
Татарстанда тере песине яна торган мичкә ыргытканнар

Алабуга районының Поспелово авылында тере песине яна торган мичкә ыргытканнар. Әлеге вакыйгадан соң хокук саклаучылар җинаять эше ачкан. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Мичтә янып имгәнгән песинең фотолары социаль челтәрләрдә чыкты. Такта яра торган оешмада эшләүче ир-ат аны мичкә ыргыткан булган. Песине уттан алганнар. Ләкин бу вакытта ул коточкыч имгәнгән. Песинең тәпиләре янган.

Имгәнгән хайванны ветеринарга алып килгәннәр. Ул тәпиләрне саклап калып булмавын ачыклаган. Песи үз йөри алмый. Аны гомерлек җәзага хөкем итмәс өчен, йоклатып үтерергә карар кылганнар.

Бу хәбәр интернетта таралгач, прокуратура тикшерү башлаган. Аннары хайваннарга карата садист ысуллары кулланып, вәхшилек турында җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар