Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда теракт әзерләнгән булган

news_top_970_100
Татарстанда теракт әзерләнгән булган
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Махсус хезмәт эшчеләре Татарстанда терактлар сериясен булдырмый калган. «Легион «Свобода России»»* әгъзасы тимер юлларны шартлату һәм танк училищесы территориясендә диверсия әзерләгән була. Бу хакта «База» телеграм-каналы яза.

Казанда яшәүче 30 яшьлек Новиковны 2023 елның июнендә үк кулга алганнар. Тентү ясаганда, квадрокоптер һәм берничә шартлаткыч җайланма өчен кирәкле элементлар (шул исәптән, таймерлар, трансформаторлар һәм квдрокоптердан сброс ясау системалары) тапканнар. Сорау алганда, ул танк училищесы полигонында хәрби машиналар паркына ут төртергә теләвен сөйләгән. Соңрак махсус хезмәтләр полигоннан ерак түгел җирдә 17 Молотов коктейле сакланган җир тапкан.

Новиковка карата «Террористик оешма эшчәнлегендә катнашу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Соңрак Новиковның «Дәрвишләр бистәсе» тимер юл станциясендә диверсия әзерләвен ачыклаганнар. 27 ноябрьдә ир-атны «Диверсия» маддәсе буенча да гаеплиләр. Хәзер Новиков сак астында.

*Россиядә тыелган террористик оешма

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100