Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда театр артисты 33 яшендә вафат булган

Ике бала әтисе Александр Бобейко онкология белән авырган.

news_top_970_100

А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры артисты Александр Бобейко вакытсыз вафат булган. Аңа 33 яшь иде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына театрда хәбәр иттеләр.

«Театр коллективы Александрның туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ул бик яхшы артист иде, сәхнәгә хөрмәт белән карады. Гаилә башлыгы, чын ир-ат, тугры дус, ярата торган ул иде», диелә хәбәрдә.

Александр онкология белән авырган, өч ай лимфома белән көрәшкән. Узган атнадан башлап Казан онкодиспансерында булган. Дүшәмбе химия терапиясе курсы башланган, Шуннан Александрның хәле киткән. Ул сишәмбе көнне реанимациядә үлгән.

Александр Бобейконың ике баласы бар, кечесе ярты ел элек туган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100