Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучы: «Бу - горурлык һәм җаваплылык»
11 сыйныф укучыларының имтиханнары да ахырына якынлаша. Күбесе инде үз нәтиҗәләрен көтәләр. Балтач районы Норма урта мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова - татар теленнән бердәм республика имтиханын биргән бердәнбер бала. Бу хакта аның үзе белән дә сөйләштек.
Балтач районы Норма урта мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова – татар теленнән бердәм республика имтиханын биргән бердәнбер бала. Имтихан 16 июнь көнне булган. Нәтиҗәләре әле билгеле түгел. 11 сыйныф укучысы Әдиләне бу сынауга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әсәдуллина әзерләгән.
Татар теленнән имтихан бирү теләге Әдилә 9 сыйныфта укыганда ук бар иде инде. Ул татар теленнән төп дәүләт имтиханын да сайлаган иде, тик пандемиягә эләгеп, имтиханны бирә алмыйча калды. Ул аңа бик көенде инде, бирә алмаганына борчылды. Шул вакытта ук 11 сыйныфта бирәчәген дә әйткән иде, шуңа күрә аның татар теленнән имтихан сайлавы минем өчен яңалык булмады. Уку елы башында ук: «Апа, мин татар теленнән имтихан бирәм», – дип әйтте. Язга таба республика буенча үзе генә татар телен сайлаганын белгәч, бик аптырады, – ди укытучы.
Әдилә Шәйхетдинова – җиденче сыйныфтан бирле татар теленнән республика олимпиадаларында призер булып килгән, район турларында җиңү яулаган укучы. Төрле бәйге, конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар иясе дә.
Иң беренче чиратта, имтихан бирү өчен баланың ныклы базасы булу кирәк. Әдиләдә ул бар иде. Теориясе бик көчле аның. Системалы әзерләнә торган, эзләнүчән, тыйнак бала ул. Без күбрәк инша язу белән шөгыльләндек. Моның өчен бик күп китаплар уку мөһим, чөнки инша язганда әдәби әсәрдән ике аргумент китерергә кирәк. Әдилә атнага бер-ике китап укып барды. Элек укыганнарын, төп фикерләрне, геройларын дәфтәргә теркәп куя иде. Атнага бер тапкыр дәресләрдән соң ике сәгатьлек консультацияләр үткәрдем. Менә шулай итеп әзерләндек.
Әдилә Шәйхетдинова үзенең тормыш юлын укытучылык һөнәре белән бәйләргә тели. Аның үзенең укытучысы кебек буласы килә икән.
Әдиләнең бу адымын хупладым гына, сөендем. Аның татар теле һәм әдәбияты укытучысы буласы килә. Ул миңа да гел: «Минем сезнең кебек буласым, шулай эшлисем килә», – дия иде.
Апрельдә «Тукай һәм татар теле» айлыгында администрациядән рөхсәт сорап, ул минем белән берлектә балалар да укытып йөрде әле. Дәрес үткәрү методикасын белә дип әйтсәм дә, арттыру булмас, шуның кадәр яхшы итеп әзерләнә, матур итеп балалар укытып чыга. Балаларга да бик ошый, – ди Энҗе Әсәдуллина.
Норма урта мәктәбе укытучысы Энҗе Әсәдуллинаның моннан берничә ел элек тагын бер укучысы татар теленнән имтихан биргән булган.
Гөлназ Әсхәдуллина дигән укучым да татар теленнән бердәм республика имтиханын биргән иде. Хәзер ул татар теле буенча магистратурада укый инде. Гөлназ ул вакытта әлеге сынауны КФУда эчке имтихан итеп бирде. Болай иткәндә инша язасы юк, тест кына бар. Әдиләгә дә бу җиңелрәк юлны тәкъдим итеп караган идек, ул аңа риза булмады. Имтихан итеп бирде.
Әдилә КФУ үткәргән олимпиадада катнашып, призер булды. Бу аңа укырга керү өчен өстәмә балл бирә. Татар теле буенча бердәм республика имтиханын бирәсе килеп бирде. Югыйсә, Әдиләгә татар теле юнәлеше буенча киткән очракта, КФУда эчке имтихан бирергә туры килгән булыр иде, – дип аңлатты татар теле укытучысы.
«Кечкенәдән укытучы булырга хыялланды»
Әдиләнең әнисе Фидалия ханым балалар бакчасы мөдире булып эшли, әтисе Рәшит – экскаваторщик. Шәйхетдиновлар гаиләсе ишле гаилә: Әдилә гаиләдә иң олысы, тагын ике кечкенә сеңлесе һәм бер энесе бар. Әдиләнең әнисе Фидалия ханым белән дә сөйләштек.
Кызым татар телен су урынына эчә, имтихан бирү теләгенә ничек каршы килеп булсын инде. Татар теле – туган телебез, шул телдә сөйләшәбез, уйлыйбыз, башкача мөмкин дә түгел. Бүгенге вәзгыятьтә туган телгә карата хөрмәтне гаиләдә генә дә биреп булмый. Бу эш мәктәп белән берлектә алып барыла. Татар теле укытучыбыз бик әйбәт, сеңдереп укыта.
Әдилә кечкенәдән укытучы булырга хыялланып үсте. Үзем дә педагог кеше, балалар бакчасында эшлим. Кызыбызның мондый теләгенә каршы килмәдек. Әти-әни әйткән белән генә яшәп булмый бит. Аның үзенә эшлисе, яшисе.
Республика күләмендә татар теленнән имтихан бирүче бер ул гына булгач, җаваплылыгы да зур. Икенче яктан карасак, горурлык та. Яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен бик яхшы итеп әзерләнергә кирәк. Хәзер имтихан артта калса да, нәтиҗәсен көтәбез, бераз куркыта да әле, – диде Әдиләнең әнисе.
«Татар теленнән имтихан бирүче берүзем икәнен белгәч, аптырадым»
Балтач районы Норма урта мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова Габдулла Тукай әсәрләрен яттан сөйли, Зифа Кадыйрова һәм бүгенге язучылар иҗаты белән кызыксына, реализм рухында язылган әсәрләрне үз итә.
Әдилә, республика күләмендә үзең генә татар теленнән имтихан бирәчәгеңне белгәч, нинди хисләр кичердең?
Башта куркып калдым, ничек инде берүзем?! Бу бит зур җаваплылык. Аннары шуның белән горурлана башладым. Имтиханны биргәч, үземне герой итеп тә саный башладым.
Имтихан ничек үтте? Аудиториядә үзең генә булу куркытмадымы?
Имтиханда 38 сораулык тест өлеше бар иде һәм инша яздым. Башта берүзем генә утыру сәер булды. Беркем миңа комачауламады да, вакыт та сизелмичә үтеп китте. Рәхәт булды.
Сораулары авыр идеме соң? Әзерлегең җитәрлек идеме?
Әзерлегем җиткәндер, дип уйлыйм, чөнки мин 5 сыйныфтан бирле олимпиадаларда катнашып килдем һәм 7 сыйныфтан башлап республикада призлы урыннар ала башладым. Белемем җитәрлек иде. Гомумән, татар теле җиңел бирелә миңа. Имтихан сораулары артык кыен димәс иде. Алай да баш ватып утырган берничә сорау булды. Иншаны шәфкатьлелек турында яздым.
Әдилә, татар теленнән әлеге имтихан синең өчен нәрсәгә кирәк иде?
Бу имтиханны мин инде 9 сыйныфта ук бирергә теләгән идем. «Бал да өстәми, нәрсәгә кирәк ул сиңа?» – дип тә әйтеп карадылар. Минем биреп карыйсым килде, нинди форматта үтүе дә кызыксындырды. Без бит рус теленнән имтихан язабыз, нишләп татар теленнән булдырмаска.
Бәлки, миннән соң тагын шулай татар теленнән әлеге сынауны үтәргә теләгән кешеләр табылыр.
Кая укырга керергә телисең?
Мин КФУның татар теле һәм рус теле укытучысы факультетына укырга керергә уйлап торам.
Тормышыңны татар теле белән бәйләү теләге каян килә?
Кечкенәдән әти-әни туган телне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте. Артык мультфильмнар карап алып, рус теленә күчеп куйганда, әти-әни безне аңламаган булып кылана иде. Минем уйлавымча, болар барысы да әнидән, тәрбия һәм гаиләдәге мохиттән килә. Ул да мәктәптә укыганда татар телен яхшы белгән, олимпиадаларга йөргән. Болар барысы да гаиләдәге тәрбия нәтиҗәсе.
Әдилә, менә татар теле укытучысы булырга телисең. Татар теле дәресләре саны да кимеде. Эш булмас дип курыкмыйсыңмы соң?
Юк, курыкмыйм. Минем шикелле үк татар телен яратучылар Татарстанда әз түгелдер дип уйлыйм. Минемчә, татар теле беркайчан да бетмәячәк. Татар теленең өметле киләчәгенә ышанып, бу юлда тырышып эшләргә әле исәп, – ди Әдилә Шәйхетдинова.
Булачак студентка уңышлар, хялларының тормышка ашуын теләп калабыз! Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Балтач укучысы БДИны 86 баллга тапшырган.
Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру турында мәгълүматлар:
2008 елда татар теленнән БДИны 385 укучы тапшырган.
2016 елда татар теленнән БДИны 67 укучы тапшырган (уртача балл – 74).
2017 елда татар теленнән БДИны 74 укучы тапшырган (уртача балл 75).
2018 елда татар теленнән БДИны 18 укучы тапшырган.
2019 елда татар теленнән БДИны 15 укучы биргән.
2020 елда татар теленнән БДИны 9 укучы, шул исәптән Казаннан бер генә укучы – 27 гимназия укучысы Ләйсән Фатыйхова тапшырган иде.
2020, 2021 елларда пандемия сәбәпле имтихан булмады.
2022 елда 1 укучы.