news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган театр артисты 43 яшендә үлгән

news_top

Чаллының «Мастеровые» театрында 6 ел уйнаган Максим Сальников 43 яшендә вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тамашачы аны Доктор Уайт («Свидетель обвинения»), почтмейстер Шпекин («Ревизор»), Христофор Блохин («Старики дураки») һәм башка күп кенә образлары буенча белә. «Ул балачагыннан ук театр турында хыяланган. Ләкин ул өлкән яшьтә генә театр сәхнәсенә чыга. Профессиональ белеме һәм күнекмәләре булмаса да, ул бөтенләй театр дөньясына чума, берничә театр профессиясен – гример-постижер, яктыртучы, монтировщик һөнәрләрен үзләштерде», – дигәннәр театрда.

Театр мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар