news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган табиблар гаиләсендә фаҗига: ир белән хатын үлә, кызлары яралана

news_top

Бүген Чаллыда ирле-хатынлы табиблар үлде. Танылган табиблар ГЭС бистәсендә яши. 72 яшьлек ир-ат 67 яшьлек хатынын атып үтерә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Әлеге хәл бүген иртәнге 9 тирәсендә шәхси йортта була. Ир хатынның башына ата, ядрә эзләре күкрәк һәм арка турысында да була. Хатын үлгәнен күргәч, ир-ат үзенә дә ата. Ул да үлә.

Фаҗигане балигъ булмаган баласы белән Казаннан кайткан кызлары күреп тора. Яшь хатын анасын якламакчы була, аның иңбашы яралана.

Ирле-хатынлы Сәгъдиевлар – шәхси медицина клиникасы хуҗалары. Якынча версия буенча, талаш милек бүлешкәндә килеп чыга. Мәрхүмә Рушания Сәгъдиева – невролог, терапевт һәм гирудотерапевт, ТР атказанган табибы, диелә хәбәрдә.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар