Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган табиб вафат булган

news_top_970_100
Татарстанда танылган табиб вафат булган
https://minzdrav.tatarstan.ru/

5 июльдә 66 яшендә табиб-анестезиолог-реаниматолог Новиков Николай Иванович озакка сузылган авырудан соң вафат булды, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Николай Иванович бөтен гомерен медицинага багышлый. Балалар хастаханәсенә нигез салынганнан бирле эшли, озак еллар анестезиология һәм реанимация бүлеге белән җитәкчелек итә. Бу вакыт эчендә ул йөзләгән балаларның гомерен саклап калган.

Күп тапкырлар ведомство бүләкләре белән бүләкләнә. Россиянең Мактаулы доноры була.

Николай Новиков бик иҗади кеше булган. Авыр эшенә карамастан, ул спорт белән шөгыльләнергә һәм үзешчән сәнгать конкурсларында катнашырга вакыт таба. Өстәл теннисы буенча шәһәр һәм республика чемпионы була. Чараларда җырлар башкара.

2015 елда Балалар хастаханәсенең процедуралар шәфкать туташы – хатыны Елена Александровна белән бергә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек була.

Николай Иванович безнең өчен һәрвакыт үз һөнәренә чиксез тугрылык үрнәге булачак. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак. «Кама» балалар медицина үзәге администрациясе һәм коллективы Николай Ивановичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100