77 яшендә Чаллыдагы 4 нче шәһәр поликлиникасының беренче баш табибы, Татарстанның атказанган табибы Линуза Нестеровна Ганиева кичә, 18 майда, вафат булган.
Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.
Ул 55 ел табиб булып эшләгән. Чаллыда гына түгел, якын-тирәдә билгеле кеше.
Тукай районы Биклән авылында туган Линуза Ганиева журналистларга "Ак чәчәкләр"не укыгач, табиб булырга карар кылдым дип сөйләгән. Башта Алабуга медучилищесын, аннан Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, Чаллыда гади табибтан башлап, баш табиб дәрәҗәсенә кадәр җиткән.
Аның кызы Светлана Захарова да билгеле табиб, Дәүләт Советы депутаты.