news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган табиб могҗиза белән исән калган: «Һәр көнгә сөенәм»

Чаллыдагы шәхси клиника табибы, танылган пластик хирург Максим Шишкин авариядән соң могҗиза белән исән кала. Гыйнвар аенда ул бик авыр хәлдә реанимациягә эләккән иде. Табиблар озак вакыт аның гомерен саклап калу өчен көрәште. Хәзер инде ул эшкә чыгарга җыена.

news_top

«Хәлем яхшы гына түгел, хәтта бик яхшы. Һәр көнгә сөенәм. Даими рәвештә, тәнәфесләрсез, төрле тернәкләндерү курслары узам һәм табиблар киңәш иткәннең барысын да эшлим. Мин үзем медик, шуңа күрә минем өчен иң мөһиме – тулы тормышка әйләнеп кайту, ә моның өчен эшләргә һәм эшләргә кирәк», – ди танылган пластик хирург Максим Шишкин.

Ул 80 процентка тернәкләнүен һәм әлегә проблемалары барлыгын яшерми.

Чаллыдагы шәхси клиника табибы Башкортстан трассасында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән соң могҗиза белән исән кала. Максимга гематомаларын бетерү өчен катлаулы операция ясыйлар, аннары аңа, хәлен тотрыклыландыру өчен, 3 атна медикаментоз комада калырга туры килә. Ә хәзер инде хәлләре шөкер итәрлек – ул яхшы сөйләшә, аралаша, сорауларга җавап бирә.

Күптән түгел хирургка 43 яшь тулган, һәм бу бәйрәмне ул гаиләсе белән бергә уздырган.

«Комадан чыккан көнемне үземнең икенче туган көнем дип саныйм. Күзләремне ачтым һәм хастаханә палатасында булуымны аңладым. Мине коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән Уфа үзәк район хастаханәсе табиб-нейрохирургларына чиксез рәхмәтлемен. Мин аларга сокланам! Шәхсән рәхмәтемне җиткерергә, һәм мине үз күзләре белән күрүләрен теләп, алар янына бардым»», – дип уртаклаша ул.

Реабилитация процессында аның өчен төп мотивация чыганаклары – 2 баласы, яраткан эше һәм терелү теләге була. Башта ул җөмләләрне авырлык белән, берәр сүзләп кенә әйтә. Терелү өчен тәүлек әйләнәсе тырышырга туры килә. Ул иртә таңнан күнегүләргә керешә, төнгә кадәр туктамый.

Мәскәү өлкәсендәге госпитальгә һәм Мәскәүдәге баш мие һәм нейротехнологияләр үзәгенә тернәкләндерүгә бару бик ярдәм иткән. Максим әйтүченчә, аның янында махсус хәрби операция хезмәткәрләре яткан, алардан ул «сабырлык һәм батырлык» үрнәген алган.

Табиб гадәти тормышка кайтырга тырыша, дуслары белән аралаша.

«Авылга әти янына кайтып, бакча эшләрендә булыштым, – ди Максим. – Медицина әдәбиятын укыйм һәм, әлбәттә, әлегә телефоннан консультацияләр бирәм. Элеккеге кебек үк, спорт белән шөгыльләнәм һәм сентябрьдә эшкә чыгарга, хирургия костюмын кияргә һәм яраткан эшем белән шөгыльләнергә планлаштырам».

Исегезгә төшерәбез: Максим Шишкин 27 гыйнварда Уфа – Инзер – Белорет трассасында авариягә эләгә. Ул абыйсы белән «Лада» машинасында чаңгы базасына бара торган була. Автомобиль белән абыйсы идарә итә. Көтмәгәндә ул борылышта идарәне югалта, һәм машина юл киртәсенә килеп бәрелә. Аннары, шул ук юлдан баручы Subaru Impreza белән бәрелешеп, каршы як полосага очып чыга һәм Mitsubishi Outlander машинасына килеп керә. Максим тәрәзәдән очып чыга һәм, фурага бәрелеп, башы җәрәхәтләнә. Абыйсы зыян күрми.

Чыганак: «Челнинские известия», Ләлә Гайфетдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар