Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган спортчы, Европа чемпионы вафат булган

Соңгы елларда Мария Френцель нәфис гимнастика тренеры иде.

news_top_970_100
Татарстанда танылган спортчы, Европа чемпионы вафат булган
https://www.instagram.com/halil_shayhutdinov

«Татарстан спорт дөньясы танылган спортчы Мария Френцельне югалтты», — дип яза Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов инстаграмдагы сәхифәсендә.

«Мария халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы иде. Соңгы елларда Мария нәфис гимнастика тренеры булды. Аның тырышлыгы белән команда һәм аерым спортчылары югары нәтиҗәләргә иреште.

Бөтен спорт җәмәгатьчелеге һәм шәхсән үз исемемнән Мариянең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — дип яза Шәйхетдинов.

Социаль челтәр кулланучылар кайгы уртаклаша.

«Бу зур югалту, яшь белгеч, яшьләр үләргә тиеш түгел. Ләкин авыру беркемне дә аямый. Шәхсән таныш идек, ярышларда узыштык», — дип яза _alinochka_u.

Татарстан Республикасының Нәфис гимнастика федерациясе Мария Френцельнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Мария Френцель – халыкара класслы спорт мастеры, Россия җыелмасы составында 2001 елда Швейцариядә төркем белән күнегүләр буенча Европа чемпионы.

2013-2015 елларда Мария Френцель Татарстанның нәфис гимнастика буенча җыелма командасының төркем белән күнегүләр буенча тренеры була.

Соңгы елларда ул Краснодар шәһәрендә тренер булып эшли, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100