Татарстанда танылган онколог-хирург Рәфкать Таҗиев вафат
Бик күпләрнең гомерен саклап калган табибка 78 яшь иде.
Чаллыда онколог-хирург Рәфкатъ Мингазович Таҗиев вафат булды. Ул Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә билгеле табиб, бик күпләрнең гомерен саклап калган кеше иде. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Рәфкать Таҗиев 1943 елның 1 маенда Алабуга районының Бәзәкә авылында туган.
1998 елда Россиянең Гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгының хирургия һәм онкология буенча «профессор» гыйльми исеме бирелгән. Шул ук елны Петров Фән һәм сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайланган. Аның дистәләрчә укучысы фәнни эшләр яклаган.
2004 елда Татарстанның атказанган фәнни хезмәткәре исеменә лаек булган. Бик күп мактаулы исемнәре бар.
2013 елда «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Ел табибы» исеменә лаек булды. 2013 елда Россиянең атказанган табибы исемен бирделәр.