Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган фотограф вафат булган

news_top_970_100
Татарстанда танылган фотограф вафат булган
Владимир Васильев, "Татар-информ" архивы

Чаллыда фотограф Валентина Время 69 яшендә вафат булган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Ул озак вакыт авырган.

Озак еллар дәвамында Валентина Сергеевна Время Чаллыда мәдәни чараларның алыштыргысыз елъязмачысы була.

«Ул яратуын юмарт бүләк итә иде, һәрберебезгә гомеребезнең матур мизгелләре турында якты истәлек калдырды. Аның елмаюы, игътибарлы карашы безгә иҗатта ярдәм итте. Тугры дустыбыз Валентина Время безгә җитмәс», – ди шагыйрә һәм язучы Ольга Кузьмичева-Дробышевская.

Валентина Время Тимерче заводында погрузчик йөртүче булып эшли. Пенсиягә чыккач, фотография белән мавыга башлый.

Мәрхүмәне иртәгә җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100