news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган блогер Фәния Зиннәтшина вафат булган

news_top

Түбән Камада билгеле блогер Фәния Зиннәтшина 86 яшендә вафат булган. Шушы көннәрдә ул туган көнен бәйрәм итәсе иде, дип яза НТР 24 каналы.

Фәния Зиннәтшина белән тормыш турындагы темаларга төшерелгән видеоларны оныгы Альбина Әхмәтшина социаль челтәрләргә куя башлаган булган. Аннары әбигә үзенә аерым сәхифә ачканнар.

Фәния әби видеоларында көндәлек тормышы, ашарга пешерүе, оныклары белән аралашуын сурәтләгән.

Былтыр декабрьдә Фәния Зиннәтшина НТР каналы оештырган «Сәләтеңне күрсәт» бәйгесендә җиңгән, быел гыйнварда аны «Блогер.Татар» бәйгесендә республиканың иң яхшы блогерлары исемлегенә керткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 август 2022
    Исемсез
    БИК яшьли киткэн.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар