news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган балалар табибы Роза Әхмәдиева вафат булган

news_top
Татарстанда танылган балалар табибы Роза Әхмәдиева вафат булган
Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте

Казанда, озак авырудан соң, Татарстанның атказанган табибы, югары категорияле табиб-педиатр Роза Әхмәдиева вафат булган. Бу турыда «Татар-информ»га Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Роза Әхмәдиевага 63 яшь иде. Ул Казанның 2нче балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы булып эшләде. 

Ул талантлы җитәкче, игътибарлы табиб булды, хезмәттәшләре дә, пациентлар да хөрмәт итә иде. 

Роза Әхмәдиеваны 15 майда РКБның «Л» корпусында соңгы юлга озаталар. Хушлашу мәрасиме 9.30 сәгатьтә башлана. Аны Тынычлык бистәсе зиратында җирлиләр.

Казан Сәламәтлек саклау идарәсе мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар