Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган архитектор вафат

Наил Шаһиевка быел 70 яшь туласы булган.

news_top_970_100

Чаллыда танылган архитектор Наил Шаһиев вафат булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Төзелеш өлкәсендә билгеле җитәкче, «Энергогражданпроект» башлыгы Наил Шаһиевне бүген җирләделәр дип яза Сhelny-biz.ru.

Наил Шаһиевка 69 яшь иде. Ул Азнакай районының Әсәй авылында туган. КИСИны «архитектура» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Узган гасырның сиксәненче елларында Автокалага күченә. «Татаргражданпроект»ның Чаллы филиалында архитектор булып эшли. «Афарин» кооперативы белән җитәкчелек итә, «Стройпроект» һәм «Проектно-конструкторское управление» башлыгы була. Соңгы елларда Наил Шаһиев «Энергогражданпроект» оешмасын җитәкли, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100