news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда талпаннарның иртә һәм бик күпләп чыгуы көтелә

news_top

Татарстанда күп карлы кыш талпаннарга кышлау өчен уңай шартлар тудырды. Паразитлар инде март ахырында ук – кар эрегәч һәм туфрак җылына башлагач кышкы йокыдан уянырга мөмкин. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.

Биологлар сүзләренчә, быел талпаннарның бик күпләп барлыкка килү куркынычы бар. Хәтта бик салкыннар вакытында да калын кар катламы астында температура якынча нуль градус булган һәм шуның аркасында паразитлар кышны яхшы кичергән.

Табиблар тәнгә кадалган талпанны халык ысуллары кулланып алырга тырышу куркыныч булуы турында кисәтә. Аны үзлектән алырга тырышканда, тәндә талпанның кайбер өлешләре калырга мөмкин һәм бу авыру йоктыр куркынычын арттыра. Өстәвенә, үлгән талпанны инфекцияләргә тикшереп булмый.

Белгечләр талпан кадалган очракта шундк белгечкә мөрәҗәгать итәргә куша. Талпаннар боррелиоз һәм энцефалит йоктырырга мөмкин – бу авырулар бик авыр нәтиҗәләргә китерә ала.

Татарстанда 28 район һәм ике шәһәр, шул исәптән Казан да, талпан энцефалиты буенча эндемик булып санала. Саклану өчен вакцинация булыша ала – моның өчен терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар