Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тагын буран: юллар ябык, Тямай белән Илназ Баһ техника сатып алган, Шәрәпҗан кар көртендә

news_top_970_100
Тагын буран: юллар ябык, Тямай белән Илназ Баһ техника сатып алган, Шәрәпҗан кар көртендә

Татарстанда тагын буран. Төн буе буранлагач, юлларны каплап китте. Кешеләр ишегалларыннан чыга алмый, такси бәяләре 4-5 тапкыр артты. Элек 100-150 сум торган ара хәзер 350-500 сум тора. Үзәктән Республика клиник хастаханәсенә бәя 1000 сум тирәсе.

Федераль трассалар, шул исәптән М-7, М-12 йөк машиналары, пассажир автобуслары өчен ябылды. Юлларда авыр хәлдә калсагыз, 112, 8(843)5333888, 8(843)2919191 номерлары белән шалтыратыгыз. Коткаручылар кар чаналары белән килеп ярдәм итә, җылыта торган күчмә пунктлар белән дә тәэмин итәләр. Юл инспекторлары, МЧС, бик кирәк булмаса, юлларга чыкмаска киңәш итә. 15-17 гыйнварда инспекторлар юлларда калган автомобиль йөртүчеләргә 300дән артык азык тупланмасы тараткан.

Казан читләрендәге бистәләрдә яшәүчеләр күпсанлы видеолар җибәрә. ВТП төркемендәге шундый видеоларның берсен Биектау районындагы «Туган Як» торак комплексында яшәүче төшергән. Юлда төртелеп калганнар, күз күреме 5 метр тирәсе.

Чаллы трассасында – Шәле тирәсендә зур авария булган, берничә автомобиль бәрелешкән. Мамадыш тирәсендә дә берничә автомобиль бәрелешкән, ул үтәрлек түгел, кешеләр дә каза күргән дигән аудиохәбәр чыкты, әмма бу дөресме-юкмы икәне әлегә төгәл билгеле түгел.

Вазгыять шундый – хәтта депутатлар да «карны үзегез көрәгез» дип котыла. Хәер, депутатлардан нәрсәдер өмет иткән кешеләр сирәктер инде ул.

Рамил Шәрәпов карга күмелеп калуын күрсәтеп, кызыклы видео төшергән. «Хатын күкәйгә дип җибәргән иде, үземнекен дә табарлык түгел», – ди карга күмелеп калган Шәрәпҗан.

Татар җырчыларының мөмкинлекләре бар – кар җыештыра торган техника сатып алалар. Берочтан, балаларының күңелен ачу чарасы буларак та файдаланалар.

Илназ Баһ ишегалдын үзе чистарта.

Фирдүс Тямаевның да техникасы бар икән. Ул да, кызык итеп, улын утырткан.

(Видеолар башка максатларда кулланыла торган техниканы күңел ачу өчен файдалану максатында куллануларын хуплау максатыннан куелмый).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100