Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тагын бер беспилотник бәреп төшергәннәр

news_top_970_100

Һава һөҗүме куркынычы аркасында, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре аэропортлары вакытлыча һава судноларын кабул итми һәм җибәрми. Очып китәргә һәм очып килергә тиеш берничә рейс тоткарланган, дип яза «База» телеграм-каналы.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, якынча мәгълүматларга караганда, Татарстанның Югары Ослан районында беспилотник бәреп төшерелгән.

Пилотсыз аппарат төшкән урында шушындый әйбер тапканнар:

Оборона министрлыгы Татарстанда Украина беспилотнигы юк ителүен раслады. Самолет тибындагы дрон иртәнге 7:30 тирәсендә зарарсызландырылган.

Һава суднолары федераль агентлыгының (Росавиация) матбугат сәркатибе Артём Кореняко үзенең Телеграм-каналында Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эше турында язды.

«Гражданлык һава суднолары очышы иминлеген тәэмин итү өчен, 15 май иртәсендә Татарстанда Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре аэропортлары эшендә вакытлыча чикләүләр кертелде.

Казан аэропорты Мәскәү вакыты белән 07:27 сәгатьтән, ә Түбән Кама аэропорты 07:55 сәгатьтән һава судноларын кабул итми һәм җибәрми.

Һава суднолары экипажы, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык чараларны күрә – бу иң өстенлекле мәсьәлә», – диелә Росавиация вәкиле хәбәрендә.

Көндезге сәгать 10да Казан аэропорты эшенә чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Росавиация мәгълүматларына караганда, запас аэродромнарга 2 һава судносы киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100