news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда табигый фәннәр укытучылары өчен яңа премияләр кертергә планлаштыралар

news_top
Татарстанда табигый фәннәр укытучылары өчен яңа премияләр кертергә планлаштыралар

Татарстанда физика, химия һәм биология укытучылары өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр программасы проекты эшләнде. Инициатива хәзерге вакытта ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».

Документ нигезендә, бүләкләү күләме квалификация һәм эш стажына карап 230 меңнән 345 мең сумга кадәр була. Максималь түләүне югары категорияле һәм зур тәҗрибәле укытучылар ала алачак. Биш елга кадәр стажы булган педагогларга – 288 мең сум, ә мәктәпләрдә дә эшләүче югары уку йортлары мөгаллимнәренә – 230 мең сум каралган.

Түләүне алу өчен кайбер критерийларны үтәргә кирәк. Аерым алганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының кимендә 10 проценты бердәм дәүләт имтиханында 80 һәм аннан да күбрәк балл җыярга, укучылар – олимпиада призерлары булырга, ә педагоглар үзләре белем бирү чараларында катнашырга тиеш.

Түләүләр конкурс нигезендә бирелер дип планлаштырыла. Җиңүчеләргә акчалар сайлап алуга йомгак ясаганнан соң 45 эш көне эчендә бер мәртәбә күчереләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар