news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда табиблар тәүлек буе дәваларга тырышып караган җиде яшьлек кыз үлде

Табиблар баланың бик ябык булуын искәрткән.

news_top
Татарстанда табиблар тәүлек буе дәваларга тырышып караган җиде яшьлек кыз үлде
Баланы хастаханәгә 8 июнь иртәсендә клиник үлем халәтендә китергәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаллы табиблары бер тәүлек дәвамында җиде яшьлек кызның гомерен саклап калу өчен көрәшкән.  Реанимациядән соң, ул аңына килгән булган. Тик икенче көнне иртән җан биргән.

Табиблар караганда баланың бик ябык булуын искәрткән. Анда дистрофия булуы ачыкланган.

Тикшергәннән соң, бу авыру баланың баш мие туганда ук сәламәт булмаганнан килеп чыккан дигән нәтиҗәгә килгәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар