Татарстанда табиб авыруга типкән мизгел сурәтләнгән видеога рәсми аңлатма бирделәр
Социаль челтәрләрдә таралган видеода ашыгыч ярдәм табибының җирдә яткан ир-атка аягы белән төртүе күренә.
Татарстанда ашыгыч ярдәм табибы төшерелгән видео таралды. Ул җирдә яткан авыру ир-атка аягы белән типкәли. Бераздан полиция хезмәткәрләре килә һәм ир-атны алып китәләр. Бу вакыйга турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирде. «Татар-информ» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.
Видеоязма бик күп тискәре комментарийлар җыйган. Социаль челтәр кулланучылар табибны гаепли. Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатканча, әлеге вакыйга алдыннан булган хәлләрнең күбесе кадр артында калган. Видеоролик исә монтажланган.
«Әлеге мизгелгә кадәр булган вакыйгаларның күбесе видеога эләкмәгән. Пациент адекват булмаган. Хәзерге вакытта министрлыкта әлеге вакыйганы тикшерү бара», — дип сөйләгәннәр министрлыкта.
Әлеге вакыйга турында федераль каналлар да хәбәр итте. «Казанда ашыгыч ярдәм фельдшеры асфальтта яткан ир-атны карыйсы урынга, аяклары белән типкәләп аңга китермәкче була», диелә «Вести» каналы хәбәрендә.
Кадрларда табибның ир-атка берничә тапкыр аягы белән төрткәләгәне күренә.
«Җирдә яткан ир-атны күреп алдым да 112 номерына шалтыраттым. Ашыгыч ярдәм килде, аннары полиция килде. Ир-атны „бобикка“ салып алып киттеләр», — дип язган бу хәлне видеога төшереп алган шаһит.
Кадрлар 1 июньдә ясалган. Ләкин йорт номеры да, урам исем дә язылмаган.