news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тәвә кошы кешеләрне куркытып йөргән - видео

Коты алынган кошны, узып баручылар туктатырга тырышкан.

news_top
Татарстанда тәвә кошы кешеләрне куркытып йөргән - видео
Түбән Кама урамында тәвә кошы йөгереп йөргән. Кош узып баручыларның кайберләрен куркуга салган. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.


Видео кадрларында күренгәнчә, Татарстан өчен сәер булган җылы як кошы Вокзал урамында йөргән. Кайсыбер кешеләр үзе дә курыккан хайванны туктатырга тырышкан.

Тәвә кошы зоопарктан качкан булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар