Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тәрәзә каршында калдырылган машина өчен җәнҗал чыккан, ике кеше һәлак

Васильево бистәсендә ике кешене берьюлы үтергәннәр.

news_top_970_100
Татарстанда тәрәзә каршында калдырылган машина өчен җәнҗал чыккан, ике кеше һәлак

30 апрельдә бер ир машинасын күрше хатын йорты тәрәзәсе каршында туктатып калдырган. Бу хатын машина калдырган өчен кисәтү ясаган. Талаш чыккан. Нәтиҗәдә бу ир кесәсеннән пычак чыгарган.

Шаһитлар сүзләренә сылтама белән, "Татарстан24" телеканалы җәнҗалның парковка өчен чыгуы турында хәбәр  итте. Бу ир даими рәвештә күрше хатын тәрәзәсе каршына машинасын куеп калдыра торган булган. Машинадан чыккан төтен бу фатир тәрәзәсенә кергән. Кисәтүләргә игътибар итмичә, ир машинасын куеп калдыруын дәвам иткән.

Соңгы очракта исә ир пычакка ябышкан. Нәтиҗәдә 1972 елда туган хатын, 1992 елда туган егет һәлак булган. Тикшерү комитеты хәбәреннән аңлашылганча, 47 яшьлек хатын һәм аның кызының 25 яшьлек дус егете 62 яшьлек пычаклы җинаятьче корбаннары булган. 

Бу кешене бик тиз тоткарлаганнар. Ул журналистлар белән аралашудан баш тарткан, камералардан качкан. Адвокаты белән дә пышылдап кына сөйләшкән. 

Яшел Үзән суды аны ике айга сак астында калдырган. 

Моңа кадәр 30 апрельдә 17.00 сәгатьтә Яшел Үзән районында Васильево бистәсендәге Мәктәп урамында 1992 елда туган ир-ат, 1971 елда туган хатын-кыз мәете табылган дип хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100