Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сыер сатучы хатынның банк картасындагы акчасын урлаганнар

Сыер сату турында игълан сайтка чыгуга ук, хуҗабикәгә бер хатын шалтыратып, терлекнең бәясен килешә.

news_top_970_100
Татарстанда сыер сатучы хатынның банк картасындагы акчасын урлаганнар
Салават Камалетдинов

Түбән Кама районында яшәүче хатын сыерын интернеттагы түләүсез игъланнар сайты аша сатмакчы була. Шулай итеп ул алдакчылар кармагына эләгә. Бу турыда НТР сайты хәбәр итте.

Сыер сату турында игълан сайтка чыгуга ук, хуҗабикәгә бер хатын шалтырата. Ул сыер сатып алырга теләвен әйтә. Хатыннар тиз генә сөйләшеп, терлекнең бәясен дә килешеп куялар. Аннары сыерны күрше республикага илтү ысулы турында да уртак фикергә киләләр.

Хуҗабикә сыерын 60 мең сумга сатарга риза була. Шалтыратучы хатын исә сыер бәясен банк картасына күчерәчәк дип килешәләр. Акча күчерә башлагач, сатып алучының ниндидер проблемалары чыга. Хуҗабикә картасына 11 мең сум гына акча килә. Имеш, сатып алучы хуҗабикә картасына акча күчерә алмый. “Сыер сатып алучы” алдан күчергән акчаны кире җибәрүне сорый.

Аннары хуҗабикә белән ялган сатып алучы акчаны башка картага күчерү турында килешә. Шулай итеп җинаятьчеләр сыер хуҗасының башын әйләндерәләр һәм хатынны үзләренә кирәкле гамәлләр башкарырга мәҗбүр итәләр.

Сыер хуҗасы билгесез кешегә 16 мең сум акча күчерә, аннары ялган сатып алучы бөтенләй югала.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100