Татарстанда савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм 1 яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен асрау өчен субсидия бирәләр. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм 1 яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарын каплау өчен субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана. Гаризалар 2025 елның 14 октябреннән 24 октябренә кадәр «Минем субсидияләр («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Субсидияләр 1 савым сыерына 6300 сум, ана кәҗәгә һәм кәҗә бәтиенә 1000 сум исәбеннән каралган, диелә хәбәрдә.
Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: 8(843) 221-76-88 (8801).