news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сыер абзары һәм сарык фермасы төзү өчен субсидия бирәләр

news_top
Татарстанда сыер абзары һәм сарык фермасы төзү өчен субсидия бирәләр
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә (шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан тыш) сыер абзарлары төзү эшләренә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә.

Субсидияләр 140 баштан 390 башка кадәр сыерлар тоту өчен абзарлар һәм (яисә) 500 баштан 5000 башка кадәр сарыклар тоту өчен фермалар төзүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга; сөт юнәлешендәге терлекчелек комплекслары (фермалары) составында 400 баштан 999 башка кадәр сыерлар тоту өчен билгеләнгән, төзелеше 2023 елдан да иртәрәк булмаган биналар буенча эшләр башкаруга бәйле чыгымнар өлешен каплауга бирелә.

Гаризалар 1 августтан 11 августка кадәр 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Электрон бюджет» дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат тсистемасында (ГИИС) https://promote.budget.gov.ru кабул ителә.

Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен элемтә телефоны: 8(843) 221-76-88 (8820).

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидия бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар