Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда шушы көннәрдә танылган аю Буадан башка районга да китәргә мөмкин

news_top_970_100
Татарстанда шушы көннәрдә танылган аю Буадан башка районга да китәргә мөмкин
Видеодан скриншот

Буа районындагы урманда йөргән аю видеокамерага эләккән. Әлеге видео бөтен төркемнәрдә таралды, һәм бу аю тиз арада танылып китте. Урман хуҗасы Буа районының Яшевка авылы янындагы агачлыкта йөргән.

Биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетының Буа районара бүлеге башлыгы Игорь Иванов белдергәнчә, аю җирле түгел, ә күчмә. Шуңа күрә, соңрак, ул юлын дәвам итәчәк. Бу вакытта, ягъни азык күп булганда, алар агрессивлык күрсәтми.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты аю белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртә:

  1. Ерткычлар белән очрашканда паникага бирелмәскә, аның күзләренә карамаска тырышырга (ул моны сезнең яктан агрессия дип кабул итә) һәм акрын гына китәргә.
  2. Йөгерергә һәм ерткычка арка белән борылырга ярамый. Хайван якынайган очракта, аны каты тавышлар белән куып җибәрергә тырышырга.
  3. Палатка, ау йорты яннарында, пикник урынында азык калдыкларын калдырмаска. Лагерьларны ачык урыннарга урнаштырыгыз. Белгечләр искә төшергәнчә, аюлар умарталарга килергә ярата.
  4. Аю балалары сөйкемле булып күренсәләр дә, алар янына беркайчан да якын килмәскә. Аларны ашатырга яки янга чакырырга кирәкми. Алар янында һәрвакыт әниләре була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100