
Соңгы ярты гасырда Татарстанда күлләрнең өчтән бере юкка чыккан, республика картасыннан 3 меңнән артык күл сызып ташланган. Аларның югалу сәбәпләре, хәзерге сулыкларның торышы һәм яңа күлләр барлыкка килү турында «Татар-информ»га Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Дмитрий Иванов сөйләде.
Якынча 2 метр тирәнлектәге аз сулы күлләр кибә
Ярты гасыр эчендә Татарстанда 3 меңнән артык су объекты юкка чыккан. Әлеге проблема хакында республиканың экология министры Александр Шадриков Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының уртак күчмә утырышында әйтте.
«Татарстан территориясе 6,4 процентка су ресурслары белән тәэмин ителгән. Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты мәгълүматлары буенча, соңгы 50 елда антропоген йогынты аркасында, республика картасыннан 3134 су объекты сызып ташланган», – диде министр.

Александр Шадриков: «Соңгы 50 елда антропоген йогынты аркасында, республика картасыннан 3134 су объекты сызып ташланган».
Фото: © gossov.tatarstan.ru
Әлеге мәсьәлә май аенда Казанда узган «Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны чишү юллары» III Халыкара конференциядә катнашучыларны да битараф калдырмаган. Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты галимнәре мәгълүматлары буенча, бүген безнең төбәктә 14 867 су объекты, шул исәптән, 6 621 күл, 1 328 буа, озынлыгы 5 километрдан башланган 6 914 елга һәм 4 сусаклагыч бар.
Күлләрнең юкка чыгу сәбәбен «Татар-информ»га конференцияне оештыручыларның берсе, Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Дмитрий Иванов аңлатты. Аның сүзләренчә, 50 ел элек төбәктә якынча 9 мең күл булган. Шуннан бирле төрле сәбәпләр аркасында аларның өчтән бер өлеше юкка чыккан. 2010 елгы коры җәй һәм аномаль эссе аркасында да күлләр күпләп кипкән.
«Күлләр саны һәм аларның мәйданы кимү күп очракта климат үзгәрешләренә бәйле. Территорияләрнең су балансы үзгәрә, шуның аркасында аларның өске һәм җир асты туклануы бозыла. Бары тик өске агым белән генә тулылана торган, грунт һәм җир асты тукланышы булмаган күлләр әкренләп кибә. Кагыйдә буларак, бу күлләр аз сулы була, аларның уртача тирәнлеге 2 метрдан да артык булмый», – диде Дмитрий Иванов.

Күлләр юкка чыгуның антропоген сәбәпләре, гадәттә, торак пункт чикләрендә яки зур шәһәр яннарындагы сулыкларга кагыла.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Күл ярларында төзелеш актив башкарыла
Күлләрнең юкка чыгуның икенче сәбәбе – антропоген тәэсир. Ул гадәттә торак пунктлар чикләрендә яки зур шәһәрләр янында урнашкан күлләргә кагыла. Мәсәлән, Казан тирәсендәге күлләр.
«Монда скважиналар бораулау һәм хуҗалык ихтыяҗлары өчен җир асты суларын алу кебек факторлар йогынты ясый. Шул сәбәпле, күлләрдәге су күләме кими. Моннан тыш, күлләрнең су җыя торган территорияләрендә төзелешләр бара, бу – өске агымны һәм күлләрнең кар сулары, яңгыр сулары белән туенуын боза», – диде Иванов.
Әйтик, хәзерге вакытта республикадагы иң зур күлләрнең берсе – Архиерей күле һәм Лаеш районындагы башка күлләрнең ярларында төзелеш актив бара.
«Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, Архиерей күле грунт һәм җир асты сулары белән даими тулылануы аркасында әле яшәячәк, тик бу – су саклау зоналары режимына һәм су җыю территориясе торышына карата закон таләпләрен үтмәсәң дә була, дигән сүз түгел. Һәм бу – әлеге сулыкка гына түгел, ә теләсә кайсы су объектына кагыла», – диде Дмитрий Иванов.

Зур Аккош күлен бары тик ясалма юл белән генә кабат торгызып булды.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кызганыч, мондый мисаллар шактый күп. Аларның берсе – Зур Аккош күле, аны бары тик ясалма рәвештә генә кабат торгызып булган. Күл Казаннан Яшел Үзәнгә автоюл салгач корый башлый. Әлеге юл су җыюның бер өлешен кискән була. Соңыннан башка тискәре факторлар, шул исәптән су җыю да барлыкка килә. Тирән ком карьеры барлыкка килгәч (хәзер бу – Зөбәрҗәт күле), Аккош күлләренең бөтен системасын туендыра торган грунт сулары шунда китә башлады.
«Мондый тискәре тенденцияләр Биектау һәм Яшел Үзән районнарында күзәтелә», – диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Антропоген йогынтының тагын бер ачык мисалы – Лаеш районындагы Чиста күл. Соңгы 60 елда күл көзгесе мәйданы бермә-бер кимегән. Сәбәбе – аның су җыю территориясенә тулысынча диярлек бакча-дача ширкәтләре төзү.
«Күлләрне тикшергәндә, без, беренче чиратта, Татарстанның аеруча саклана торган табигый территорияләренә керә торган күлләргә игътибар бирәбез. Башка күлләр кебек үк, алар да кибә һәм деградацияләнә, бу – уздырылган тикшеренүләрнең, шулай ук республика күлләрен саклау һәм экологик тернәкләндерү буенча ашыгыч чаралар кабул итү кирәклеген күрсәтә», – диде Дмитрий Иванов.
Татарстан территориясендә төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле булган 37 күл исәпләнә.

Дмитрий Иванов: «Күлләр саны һәм аларның мәйданы кимү күп очракта климат үзгәрүгә бәйле».
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Сабакай күлләре системасында карст упкыны барлыкка килгәч, яңа сулык килеп чыкты
Татарстандагы күлләр һәм елгаларның сан һәм сыйфат үзгәрешенә йогынты ясаган тагын бер фактор – сусаклагычлар булдыру. Акваториянең гомуми мәйданы 2,7 мең гектар булган 530 тугай күле, шул исәптән Идел тугаенда 1,4 мең гектар мәйданда 260 күл, Чулман тугаенда 1,3 мең гектар мәйданда 270 күл Куйбышев сусаклагычы сулары астында калды.
«Бу, әлбәттә, күптән булды, Куйбышев сусаклагычы зоналарын су басу 1955-1957 елларга туры килә. Түбән Кама сусаклагычын төзегәндә Чаллыдан югарырак урнашкан тугай күлләренең бер өлеше су астында калды», – диде Иванов.
Тик безнең төбәктә яңа күлләр барлыкка килүгә бәйле кире тенденция дә бар. Шул рәвешле, сулыклар тормышы тукталып калмый: бер күлләр юкка чыга, икенчеләре барлыкка килә.
«Яшел Үзән районында Зөя станциясеннән ерак түгел, Сабакай авылы янында берникадәр вакыт элек карст упкыны барлыкка килде, ул андагы күлләре чылбырының бары тик бер өлеше генә булды. Упкынга әкренләп су тула. Күлләр дә кешеләр кебек – туа, үсә һәм үлә. Башка төр күлләргә караганда, карст күлләре озак яши, чөнки ала җир астыннан туена», – диде Дмитрий Иванов.

Татарстанда территорияләрнең геологик төзелеше һәм рельеф характеры аркасында зур су объектлары барлыкка килү өчен тиешле шартлар юк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Һәр күл, һәр су объекты зур әһәмияткә ия»
Россия Фәннәр академиясенең Күлләрне өйрәнү институты галимнәре илнең бөтен территориясендә күлләрне тикшергән. Башка субъектларга караганда, Татарстан шактый аз сулы булып чыккан.
«Кызганыч, безнең республика күлләргә бай түгел. Мәсәлән, Карелиядә 8-9 млн күл исәпләнә. Татарстандагы территорияләрнең геологик төзелеше һәм рельеф характеры аркасында зур су объектлары барлыкка килү өчен тиешле шартлар юк. Безнең өчен һәр күл, һәр су объекты бик зур әһәмияткә ия», – диде Дмитрий Иванов.
Бүген су объектларын саклау мәсьәләсе беренче планда. Зәңгәр күлләр тирәсендәге территорияне төзекләндергәч, әлеге табигать могҗизасын күрергә теләгән туристлар саны сизелерлек арткан. Бүген актуаль бурыч – туристлар агымын бәяләү һәм күлләрнең уникаль экосистемасын саклау өчен, бу махсус саклаудагы табигать территориясенә рөхсәт ителгән чик рекреацион йөкләнешне билгеләү.
Махсус саклана торган табигать территориясенә кергән өчен кешеләр ирекле түли. Моның өчен QR-кодлар язылган такталар урнаштырылган, Зәңгәр күлләрдә бернинди шлагбаумнар, капкалар һәм контролерлар юк.
«Бу – символик түләү, әмма ул чынлап та кирәк, чөнки территория зур, һәм ул карап, тәрбияләп торуны таләп итә. Моннан тыш, төзекләндерү эшләрен дәвам иттерер өчен дә акча кирәк», – диде галим.
Дмитрий Иванов Татарстан халкын табигатькә сакчыл карарга, махсус саклана торган табигать территорияләрендә һәм су саклау зоналарында билгеләнгән барлык чикләүләрне дә үтәргә өндәде.
Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова