news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сукбай этләр унлап бозауны чәйнәп ташлаган - видео

Сыер фермасында төшерелгән видеода яраланган терлекләр сурәтләнгән.

news_top
Татарстанда сукбай этләр унлап бозауны чәйнәп ташлаган - видео
https://ntr-24.ru

Яшел Үзән районының Әйшә авылында сукбай этләр чирүе унлап бозауга һөҗүм иткән. Терлекләрнең сигезе үлгән. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Әлеге вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә чыккан. Пост авторы сыер фермасында төшерелгән видео күрсәтә, анда яраланган терлекләр сурәтләнгән.

Этләр 25 июльдә һәм 1 августта терлекләргә һөҗүм иткән. 

Пост авторы сүзләренчә, сукбай этләр автозаправка янында яши, ферма шуның янында гына урнашкан.

Фермер җаваплы кешеләрне чаралар күрергә чакыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар