news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда судан мәет чыгарганнар: аның йөзен балыклар ашап бетергән

Мәет суда берничә атна яткан.

news_top
Татарстанда судан мәет чыгарганнар: аның йөзен балыклар ашап бетергән

7 майда көндез Түбән Кама сусаклагычында ир-ат мәете табылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәетне балыкчылар күреп алган. Аны ярга алып чыгу өчен ашыгыч хезмәтләрне чакырганнар.

Мәетне суда баткан балыкчы дип фаразлыйлар. Ул суда берничә атна яткан. Йөзен балыклар ашап бетергән, диелә әлеге хәбәрдә.

Суд-медэскпертиза кешенең ни сәбәпле үлгәнен ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар