Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда суда батып үлгән кызны дусты сөйрәп чыгарган

news_top_970_100
Татарстанда суда батып үлгән кызны дусты сөйрәп чыгарган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанда суда бала батып үлгәннән соң җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

21 майда Тукай районында 7 яшьлек кыз буада батып үлә. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр ачыклаганча, мәрхүмә кыз һәм аның дус кызы велосипедта йөрергә чыгалар. Буа янына килгәч, кызларның берсе суга керә, бераздан ул тончыга башлый. Дус кызы аны ярга сөйрәп алып чыга. Ләкин тончыккан кызда яшәү билгеләре булмый инде, диелә ведомство хәбәрендә.

«Татарстан 24» каналы белешмәсе буенча, бу урынга тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре килә. Табиблар реанимация ясап карый, ләкин баланы коткара алмыйлар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов әлеге фаҗига турында «Татар-информ»га сөйләгән. Фаҗига Тукай районы Комсомолец бистәсендә булган. Кыз бала кергән сулык төбенең рельефы кискен тирәнлеккә китә. Шуңа күрә бала ярдан суга егыла, куркып кала. Өлкәннәр аңа ярдәмгә ташлана, әмма кызны коткара алмыйлар.

Белгеч сүзләренчә, республикада коры эссе һава торышы булу сәбәпле, кешеләр күпләп сулыкларга йөри башлаган. Әмма су температурасы коену өчен уңайлы түгел һәм өске катламда ул 18 градустан да артмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, балалар өлкәннәр янында гына су коена ала. Өлкәннәр су төбенең рельефын һәм су температурасын тикшерергә тиеш. Шуннан соң гына балаларга суга керергә ярый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100