news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда су коенганда бала аңын югалтып бата башлаган

Бераз хәлләнгәч, яшүсмер тиз генә бу урыннан качып киткән.

news_top
Татарстанда су коенганда бала аңын югалтып бата башлаган
28 июльдә Чаллыда су коенганда 16 яшьлек яшүсмер аңын югалткан. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Бу бала Тукай яр буе тирәсендә су коенган. Бер мизгелдә ул аңын югалтып, бата башлаган. Биредә ук ял итүчеләр малайның гәүдәсен судан чыгарган. 

Урында эшләүче коткаручылар балага ярдәм күрсәткән. Вакытында килеп җиткән табиблар да баланы караган. Бәхеткә, бала зыян күрмәгән.

Бераз хәлләнгәч, яшүсмер тиз генә бу урыннан качып киткән. Ачуланырлар дип куркып, бала киемнәрен дә алмыйча йөгергән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар