news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда студентлар волонтёрлыгы өчен гомуми стандарт әзерлиләр

news_top

Татарстанда югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә волонтёрлык эшен оештыру өчен уртак стандарт булдырылды. Бу хакта республика Волонтёрлыкның мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин хәбәр итте.

Әлеге документ волонтёрлык үзәкләренең эшен бердәм форматка китерергә, процессларда тәртип урнаштырырга һәм федераль «Хезмәт күрсәтеп уку» программасын гамәлгә ашыруны җиңеләйтергә тиеш. Бу турыда «Вести-Татарстан» яза.

Айрат Мөбарәкшин аңлатканча, стандарт – бик җентекле кулланма, һәм ул биш төп этапны үз эченә ала: җаваплы укытучы һәм студент-лидер билгеләү, үзәк командасын формалаштыру, волонтёрлар өчен бүләкләү системасын әзерләү, «Добро.Центр» ачу һәм «Хезмәт күрсәтеп уку» программасын турыдан-туры гамәлгә кертү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар