news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

news_top
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстан Республикасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бүген алдагы сәгатьләрдә һәм кич белән көчле җил көтелә. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

Җил тизлеге секундына 25 метрга җитәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Көчле җил вакытында нишләргә

  • Балконнарда, ишегалларында ныгытып беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк.
  • Биналардан чыкмый торырга, өйдә яки бүлмәләрдә калу киңәш ителә.
  • Балаларны караучысыз калдырмагыз.
  • Урамда булсагыз, җир асты кичүләренә яки подъездларга кереп качыгыз. Йорт диварлары янында яшеренмәгез, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка әйберләр төшәргә мөмкин.
  • Биналарның чыгып торган урыннарында, реклама такталары янында басып тормау хәерле. Юл билгеләреннән, электр чыбыкларыннан ерактарак торыгыз. Зур агачлар янында тормагыз, анда машина куймагыз.
  • Көчле җил вакытында электр чыбыклары астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар