Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өстенә футбол капкасы ауган мәктәп баласы җитди имгәнгән

Хастаханәгә китергәндә 10 яшьлек бала кома алды халәтендә була.

news_top_970_100
Татарстанда өстенә футбол капкасы ауган мәктәп баласы җитди имгәнгән

Түбән Камада 10 яшьлек ир бала өстенә футбол капкасы ауган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Башта мәктәп укучысы Үзәк район хастаханәсендә дәвалана. 7 октябрьдә кичке якта аны реанимобиль белән Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Бу турыда хастаханәнең матбугат сәркатибе Зөһрә Гобәйдуллина агентлыкка сөйләгән.

«Имгәнгән бала нейрохирургия бүлегендә дәвалана. Хәзерге вакытта аңа хирургик операция таләп ителми. Табиблар баланың хәлен уртача стабиль дип бәяли», — дип сөйләгәннәр хастаханәдә.

Фаҗига «Дуслык» спорткомплексы кырында республика ярышлары узганнан соң килеп чыга. Бала футбол капкасына асылына һәм селкенә башлый. Шуннан соң футбол капкасы баланың өстенә төшә. Баланың баш арты көчле бәрелә. Аның баш сөяге-мие имгәнеп, хастаханәгә озаталар. Бала кома алды халәтендә була. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Казан табиблары балага катлаулы операция ясаган. Реабилитация чама белән бер ай тирәсе булыр, дип фаразлана. Футболга исә ул бер елдан да иртәрәк йөри алмаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100