Татарстанда үсмер малайның битен лезвие белән кискәннәр
Үсмернең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Чаллыда 41 яшьлек ир-ат үсмер малайның битен лезвие белән кискән. Хәзер аны хөкем итәләр. Бу турыда шәһәр прокуратурасына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
2021 елның августында Чаллыда яшәүче 41 яшьлек ир-ат үсмер малай белән талаша. Аннары ир-ат кесәсеннән бритва лезвиесе чыгара һәм балигъ булмаган баланың битен кисә. Баланың сәламәтлегенә авыр зыян килә.
Ир-ат гаебен өлешчә генә таный, диелә хәбәрдә.