Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда скутердан егылып төшкән яшүсмер поезд астында калган

Йөк составы килгән мизгелдә тимер юл өстенә скутер пассажиры килеп төшкән.

news_top_970_100
Татарстанда скутердан егылып төшкән яшүсмер поезд астында калган
Рамил Гали

Татарстанның Яшел Үзән районында яшүсмер бала поезд астында калып һәлак булган. Малайлар скутерда йөргән вакытта фаҗига килеп чыга. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Идел буенда транспортта тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров сөйләде.

1 майда көндезге икеләр тирәсендә Атлашкино тимер юл кичүендә үсмер малайны поезд бәрдереп китә. Скутерга утырган малайлар поезд каршына килеп чыга. Скутер пассажиры — 15 яшьлек малай егыла һәм йөк составы каршына тимер юлга килеп төшә. 

Үсмер урында ук һәлак була. Скутер белән идарә итүче егет исә фаҗигане күрә һәм качып китә. 

Урында тикшерүчеләр эшли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100