news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда шимбә көнне яңгырлы була һәм томан төшә, ә дүшәмбе 20 градуска кадәр җылыта

news_top

Татарстанда бу ялларда һәм дүшәмбе көнне тотрыксыз, әмма җылы һава торышы саклана. Бу хакта «Челнинские изестия» сайты яза.

Шимбә, 2 майда, аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяктан, көндез көнбатыштан секундына 5-10 метр, шулай ук 13 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төнлә һава температурасы -3..+2, көндез +9..+14 градус.

Якшәмбе, 3 майда, кабат аязучан-болытлы һава торышы була, сизелерлек явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез җил тизлеге 12 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы -2..+3, көндез 12..+17 градус була.

Дүшәмбе, 4 майда, аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшемнәрсез. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә +1..+6, ә көндез +15..+20 градус җылы булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар