Татарстанда сигез яшьлек малай ялгыш асылынып үлгән
Малай Бөгелмәдә Нефтьчеләр урамындагы торак йорт коридорында дуслары белән уйнаган.
"Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйткәнчә, бала әйберләр эленеп торган турниктан сикереп уйнаган.
Ул очраклы рәвештә башы белән капрон колготкилардан ясалган элмәккә эләккән.
Сигез яшьлек малай шунда ук һәлак булган.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе әлеге факт нигезендә «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсенә таянып җинаять эше кузгаткан.