Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сигез яшьлек малай ике сумлык акча йоткан

Балага Республика клиник балалар хастаханәсе табиблары ярдәм иткән.

news_top_970_100
Татарстанда сигез яшьлек малай ике сумлык акча йоткан
https://www.instagram.com/drkb_kazan/

Татарстанда сигез яшьлек малай ике сумлык тимер акча йотып җибәргән. Әти-әнисе кичекмәстән баланы Республика клиник балалар хастаханәсенә алып килгән. Бу турыда хастаханәнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Безне бик тиз кабул иттеләр. Тиз генә сораштыргач, рентген ясадылар. Тимер акча баланың үңәчендә тыгылып калган. Балага укол ясадылар һәм акча тагын да аскарак төшеп китте, аннары ашказанында тукталып калды», — дип сөйли баланың анасы.

Тимер акча табигый юл белән чыгарга җыенмаган, шуңа күрә табиблар фиброгастродуоденоскопия (ФГДС) процедурасын уздырырга карар кыла. Шулай итеп югары категорияле табиб, эндоскопия бүлеге җитәкчесе Николай Поляков баланың эчендәге чит предметны чыгара.

«Бала бу процедураны ничек кичерер дип бик борчылдым. Ләкин табиблар шул ике сумны бик тиз генә табып алды. Рәхмәт аларга», — ди баланың анасы

Табиблар вак һәм очлы әйберләрне балалардан яшерергә киңәш итә. Әгәр бала вак предметлар йотса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100