11 майда Лениногорски районы Федотовка авылында ике гаилә өчен төзелгән бер катлы бүрәнә йортта янгын чыккан. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын турында кисәтү йортта урнаштырылган кисәткеч җайланмадан килгән. Ут капкан йорттан коткаручылар килгәнче үк сигез баланы алып чыга алганнар.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларыннан килеп чыккан.