Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда секс-коллыктагы кызны үтереп, мәетен пакетка салып суга ташлаган Илнурны хөкем иттеләр

Илнур Исламов оештырган секс-хезмәтләр агентлыгында егермегә якын фахишә кыз эшләгән.

news_top_970_100
Татарстанда секс-коллыктагы кызны үтереп, мәетен пакетка салып суга ташлаган Илнурны хөкем иттеләр
Татарстан Югары суды секс-хезмәтләр агентлыгы оештырган һәм фахишәне үтергән өчен Чаллы кешесенә карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда "Татар-информ"  агентлыгы хәбәр итте.

Гаепләнүчеләр Илнур Исламов һәм Дамир Җамалетдинов суд каршына басты.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016 елда Исламов секс-хезмәтләр агентлыгы оештырган, анда 20гә якын кыз эшләгән. Исламов кызларга янаган, аларны кыйнаган һәм фәхишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән.

2016 елның декабрендә берничә кыз секс-коллыктан качып, Казанга китеп барган. Соңрак аларның берсе туган шәһәренә кире әйләнеп кайткан һәм интим хезмәтләр күрсәтүен дәвам иткән. Бу сутенерның ачуын кузгаткан һәм ул аннан үч алырга булган.

Иптәше Дамир Җамалетдинов белән алар кызны үтергәннәр, аннары мәетне, пакетка төреп, сусаклагычка ташлаганнар.

Узган елның җәендә балыкчылар Зәй тирәсендә сусаклагычта бер хатын-кызның мәете табылган иде. Берничә атна үткәч полицейскийлар кызны үтерүдә шикләнелүчеләрне кулган алган. Бүген суд ике гаепләнүчене дә каты режимлы колониягә хөкем иткән. Агентлыкны оештыручы Исламов 19 ел гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Җамалетдиновны исә 17 елга рәшәткә артына озатканнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100