news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм көчәя

news_top
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм көчәя
Фото: © "Татар-информ" архивы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика районнарына сәфәрләреннән соң, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чараларын арттыру карары кабул ителгән. Үзгәрешләрдә авыл халкы Рәис белән очрашуда күтәргән мәсьәләләр исәпкә алыначак. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының МАКС каналында хәбәр ителә.

Нәрсәләр үзгәрәчәк?

  • Бер баш сыер өчен субсидия 6300 сумнан 10 меңгә күтәрелә;
  • Үгезләрне юридик затлардан гына түгел, ә шәхси эшмәкәрләрдән һәм крестьян фермер хуҗалыклары башлыкларыннан да сатып алып булачак;
  • Яңа төр ярдәм барлыкка килә – мөгезле эре терлек симертү өчен мини-ферма төзү чыгымнарының бер өлешен каплау.

Субсидияләрнең югары ставкасы 2027 елдан гамәлгә керә.

«Яңа ярдәм чаралары мал башын сакларга, хуҗалыкларны үстерүне гадиләштерергә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшләүче авыл халкына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар