Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм бирелә - гаризалар кабул ителә башлады
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итә. Гаризаларны бүгеннән (2 июльдән) 12 июльгә кадәр тапшырып була. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбәндәге субсидияләр каралган:
Таналар һәм беренче бозаулаган сыерлар сатып алуга — бер башка 80 мең сум исәбеннән;
Нәселле таналар һәм беренче бозаулаган сыерлар сатып алуга — бер башка 90 мең сум исәбеннән;
Үгезләр сатып алуга — бер башка 35 мең сумга кадәр;
Яшь кошлар сатып алуга:
Күркә һәм каз – 200 сум бер башка;
Үрдәк — 120 сум (бер башка);
Бройлер чебеше – 100 сум (бер башка).
Сатып алына торган яшь кошларның яше 30 көннән артмаска тиеш.
Документлар электрон рәвештә «Мои субсидии» системасы аша кабул ителә.
Элемтә өчен телефон: 8(843) 221-76-88 (эчке номер 8801) – Галимҗанова Рәмилә Риф кызы.
Документлар исемлеге белән танышу өчен сылтамага басыгыз.