Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә2026 елның 20 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 20 апрельдән 4 майга кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә. Бу турыда ведомство сайтында язылган.
Субсиядия түбәндәгечә бирелә:
- савым сыерларын асрауга: бер башка - 6300 сум, ана сарыклар һәм бәтиләр, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен асрауга - 1000 сум исәбеннән;
- өч яшьтән зуррак булган бияләр асрауга: бер башка - 5 мең сум исәбеннән;
- сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә - 8 һәм аннан күбрәк сыерлар өчен сөтчелек фермасына - 1 млн сум, 5 һәм аннан күбрәк сыерлар өчен сөтчелек фермасына 500 мең сум исәбеннән.
Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Мәгълүматны төгәлләштерү өчен элемтә номеры: 8(843) 221-76-88 (8801).
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә, диелә хәбәрдә.